news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казанда Казан Кремлендәге Благовещение соборын ачу тантанасы башланды

^Казанда Казан Кремлендәге Благовещение соборын ачу тантанасы башланды

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Бу минутларда Казан Кремлендә Благовещение соборын ачу тантанасы башланды. Чиркәү руханилары Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Алексий IIне тантанага киендерә.

Тантанада ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Казан мэры Камил Исхаков, РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов катнаша. Кунаклар арасында шулай ук федераль башкарма һәм законнар чыгару хакимияте органнары вәкилләре, Идел буе төбәге епархияләре архиерейлары, Россия һәм Татарстанның дини конфессия вәкилләре, республика министрлыгы һәм ведомстволары, танылган галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, РФ төбәкләреннән вәкилләр бар.

Собор диварлары янында һәм 1 Май мәйданында күпләгән православ диндарлар җыелды. Алар Изге литургиянең туры трансляциясен зур экраннарда карый алачак.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көн вакыйгалары “Татар-информ” агентлыгы сайтында (www.tatar-inform.ru) һәм “Яңа гасыр” телеканалында туры эфирда бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot