Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Казан Изге Мәрьям-Ана иконасы хөрмәтенә шәһәр күләмендә хач йөреше булды
Ел саен уздырыла торган чарада якынча 2 мең христиан дине тарафдары катнашты
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Казанда Казан Изге Мәрьям-Ана иконасы хөрмәтенә шәһәр күләмендә хач йөрешендә якынча 2 мең христиан дине тарафдары катнашты.
Бүген православие христианнары 1579 нчы елда Казанда Изге Мәрьям-Ана иконасының табылуын искә алалар.
Казан Изге Мәрьям-Ана иконасын елына ике тапкыр хөрмәтлиләр – 21 нче июльдә һәм 4 нче ноябрьдә. Традиция буенча, кичә кич барлык православие гыйбадәтханәләрендә иконаның табылуын искә алдылар. Бүген иртән тантаналар дәвам итте, ә төп чаралар шәһәрнең тарихи үзәгендә узды.
Казан Кремленең Благовещение соборында Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий җитәкчелегендә гыйбадәт узды. Аңа, ким дигәндә, 1 мең христиан дине тарафдары җыелды. Бу вакытта Кремль территориясендә, хокук тәртибен саклау өчен, полиция көчләре – якынча 22 кеше урнаштырылган иде.
Гыйбадәт тәмамлангач, дин тарафдарлары урамга чыкты һәм чара Хач йөреше белән дәвам итте. Аның башында зәңгәр киемнәргә киенгән һәм кулларында хач, Изге Мәрьям-Ана образын, башка дини атрибутлар тоткан дин әһелләре булды. Зур булмаган носилкаларда 2005 нче елда Рим папасы Иоанн Павел II бүләк иткән Казан Изге Ана иконасының Ватикан исемлеген алып бардылар.
Йөрештә катнашучылар “Кремль” метро станциясе яныннан, Бауман, Батурин, Зур Кызыл урамнарыннан уздылар. Казан Богородица ир-атлар монастыре соңгы пункт булды. XVI гасырда нәкъ аның территориясендә икона табылган булган.
Дин тарафдарлары гыйбадәтханәгә кечкенә төркемнәр булып кереп, гыйбадәт кыла һәм Казан Изге Мәрьям-Ана иконасын олылап үбә алды. Бүген кич митрополия башлыгы Арча кыры зиратында Ярослав могҗиза тудыручылары храмында (храм Ярославских чудотворцев) “Казан” Изге Мәрьям-Ана иконасы алдында гыйбадәтне җитәкләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз