Казанда “Казан ханлыгының яулап алынуы: тарих һәм гыйбрәт” дигән фәнни семинар уза
Әлеге семинар яшьләргә адреслана
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 9 октябрендә “Казан” милли мәдәният үзәгендә Хәтер көне уңаеннан “Казан ханлыгының яулап алынуы: тарих һәм гыйбрәт” дип аталган фәнни семинар уза. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә “Үзебез” яңа буын хәрәкәте оештыра. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге семинар күбрәк яшьләргә адреслана.
Җыенда татар халкына билгеле булган һәм абруй казанган галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре Искәндәр Гыйләҗев, Искәндәр Измайлов, Марсель Әхмәтҗанов, Илдус Заһидуллин, Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкаларның чыгышлары көтелә. Семинарның кураторы итеп тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков билгеләнгән, галимнәр Индус Таһиров һәм Рафаэль Хәкимов экспертлар буларак чакырулы.