news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда каз иномарканың алгы пыяласын үтәли тишкән

Бәрелү нәтиҗәсендә кош һәлак булган.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Казанда автомобиль һәм каз катнашы белән юл һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәр белән кулланучылар хәбәр итә.

Вакыйга бер көн элек кич белән булган. Каз “Мерседес” автомобиленең алгы пыяласына килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә кош һәлак булган. Очракның килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100