news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Каюм Насыйри мирасы каралачак
4-5 февральдә Каюм Насыйри музеенда «Музей һәм мәктәп. Россия милли мәктәбе тарихында Каюм Насыйри мирасы» темасына фәнни-гамәли семинар оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). 4-5 февральдә Каюм Насыйри музеенда «Музей һәм мәктәп. Россия милли мәктәбе тарихында Каюм Насыйри мирасы» темасына фәнни-гамәли семинар оештырыла. Чара Россиядә Укытучы елы һәм татар галиме, мәгърифәтче, педагог Каюм Насыйри (1825-1902) тууына 185 ел тулуга багышлана.
Семинар республикабызда 2010-2011 елларда тормышка ашырылачак мәдәни-белем бирү проектының беренче этабы булачак. Аны ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәдәният министрлыклары, ТР Милли һәм Каюм Насыйри музейлары оештыра.
Фәнни җыелышта Россия төбәкләренең этномәдәни компонентлы гомумбелем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре һәм укучылары катнаша. Семинарның максаты – татар халкы тарихы һәм мәдәнияте турындагы белемнәрне киңәйтү, Каюм Насыйри мирасы белән таныштыру.
Семинарда катнашучылар Каюм Насыйри музее экспозициясе, «Хәтер бакчасы» фотокүргәзмәсе, Иске Татар бистәсе тарихы һәм мәдәнияте белән танышыр дип көтелә. Чара кысаларында мәктәп укучыларының татар телендәге иҗади эшләрен тәкъдир итү, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчелеге һәм аны тәмамлаган кешеләр белән очрашу, «Каюм Насыйри – Казандагы дини һәм дөньяви мәктәпләр вәкиле» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2