Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары уза
Быел фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау этабына Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән 238 яшь тикшеренүче чыкты
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 16 апрельдә Казанның 81 нче мәктәбендә татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укулары уза. Быел укулар мәгърифәтченең 185 еллыгына багышланып, “Тел һәм әхлакый-эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманлылык традицияләренең әһәмияте” дигән темага үткәрелә.
Быел яшүсмерләрнең төбәк укулары сигезенче тапкыр оештырыла. Фәнни-тикшеренү укуларының йомгаклау этабына Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән 238 яшь тикшеренүче чыкты.
Елның-елында Каюм Насыйри исемендәге укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра. Җыен галимнәр, республика вузлары укытучылары, мәктәп, лицей һәм гимназия укучылары катнашында уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз