Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Каюм Насыйри яшәгән йортны реставрациялиләр

Казанда татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри яшәгән йортта реставрация эшләре үткәреләчәк. Мәдәни мирас объекты Париж коммунасы урамында урнашкан. Проект тарихи-мәдәни экспертизаның уңай нәтиҗәсен алды, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты.
Хәзерге вакытта бинада Каюм Насыйри музее урнашкан. Проект буенча объектның 1970 еллардагы тышкы күренешен торгызу планлаштырыла. Белгечләр бизәлешне һәм бинаның фасадын реставрацияләячәк: пычракны, элек агарткан буяуны, деструктив төсне чистартачак. Шулай ук югалган, ватылган өлешләр тулыландырылачак, ә җитешмәгән детальләрне төп нөсхәгә охшаш итеп агачтан (ылыслы токымнар) ясаячаклар. Керү ишекләрен, тузган тәрәзәләрне, түбә япмаларын һәм су агып төшә торган торбаларны алыштыру планлаштырыла.
Моннан тыш, реставрациядән соң бинаның фасадында архитектур яктырткыч барлыкка киләчәк. Бинаның конструкциясе ныгытытыла, тышкы эвакуация баскычы алыштырыла һәм башка эшләр башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз