Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхси мөһерләре күрсәтеләчәк
Казанда, Каюм Насыйри музеенда, 5 сентябрьдә татар галиме һәм мәгърифәтчесе, шулай ук дин белгече, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхси мөһерләре күргәзмәсе ачыла. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.
Тугралардан тыш (татар классик каллиграфиясе нигезендә эшләнгән шәхси билгеләр), шулай ук Казан ханнары тамгалары да экспонат итеп куелачак («татарча QR-код: татар ханнары тамгалары» проекты). Ике экспозиция дә бергә тәкъдим ителә.
Туграларны күренекле каллиграф Рамил Насыйбуллов башкарган. Ул үзенең эше турында сөйләргә, ә соңыннан барлык теләүчеләр өчен мастер-класс үткәрергә җыена.
Күргәзмә күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз