Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премияләрне тапшырдылар
Быел премиягә «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасы коллективы, шагыйрә һәм педагог Эльмира Шәрифуллина, Яшел Үзәннең 5 гимназия коллективы һәм Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай мәктәбе укытучысы Миләүшә Зарипова лаек булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасында Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премияләре ияләрен дә бүләкләделәр.
Оештыручылар әйтүенчә, бу уку елында Каюм Насыйри исемендәге премия өчен 17 гариза, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премия алыр өчен 10 гариза кабул ителгән булган.
Каюм Насыйри премиясенә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы һәм «Казан педагогика көллияте» дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе педагогы, Язучылар берлеге әгъзасы Эльмира Шәрифуллина лаек булды.
Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясенә Яшел Үзәннең 5 гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе коллективы, Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова лаек дип табылды.
Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар телен үстерү, аны камилләштерү, саклап калу мәсьәләләренә төрле яклап игътибар күрсәтүен билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга рәхмәтен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз