news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кайбер урамнарда парковка бәясе артачак

Парковкага түләмәгән өчен штраф күләме 2,5 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда 1 ноябрьдән кайбер урамнарда парковка бәясе арта. Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Театр, Профессор Нужин урамнары, Ирек мәйданындагы парковкаларда тариф сәгатенә – 100 сум, Профсоюз, Жилковская, Гоголь, Япеев, Щапов, Шмидт, Кави Нәҗми, Муса Җәлил урамнарында 70 сум була.

Шаһиди һәм Курашов урамнарында тариф кими һәм сәгатенә 30 сум була.

2017 елның 1 мартыннан муниципаль парковкалардан файдаланган өчен төрле тариф кертелде, дип искәртте докладчы. 

«Шул көннән алып тариф бердәм булудан туктады һәм ул сәгатенә 30, 50, 70 сум тәшкил итә», - диде Габделхаков.

  • Парковкага түләмәгән өчен штраф күләме - 2,5 мең сум.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot