news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кайбер автобуслар өчен "Яшьлек" метро станциясе янында тукталыш күчерелә

Дүрт автобус Волгоград урамы, 8 номерлы йорт янында туктаячак.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). 1 декабрьдән башлап Казанда 22, 36, 44 һәм 47 номерлы автобус маршрутлары өчен Декабристлар урамы буенча "Яшьлек" метро станциясе гамәлдән чыгарыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер алар Волгоград урамы, 8 номерлы йорт янында туктаячак. Кайбер автобус маршрутлары өчен тукталыш пунктын күчерү "Яшьлек" метро станциясе" тукталышын бушата. Бүгенге көндә аның аша 15 автобус йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot