news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Кави-Сәрвәр» операсына багышланган документаль фильм күрсәтәчәкләр

Казанда «Кави-Сәрвәр» операсына багышланган документаль фильм күрсәтәчәкләр
Фото: Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының матбугат үзәге

12 февральдә 19:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсе конференц-залында «Кави-Сәрвәр. Начало» исемле документаль фильм презентациясе узачак, режиссеры – Рәмис Нәҗмиев. Фильмда «Кави-Сәрвәр» операсы язылу тарихы турында сөйләнелә. Чарада катнашу өчен сылтамага басып теркәлү үтәргә кирәк.

«Бүгенге көндә заманча татар опера сәнгате нинди халәттә? Ни өчен әлеге катлаулы жанрга яшь композиторлар алына, заманча татар операсының тамашачы өчен тагын нинди ачылмаган яклары бар? Менә шушы сорауларга спектакльнең иҗат төркеме җавап эзләячәк», - диде «Татар-информ»га «Кави-Сәрвәр» операсының либретто авторы Айдар Әхмәдиев.

Фильмның авторы Рәмис Нәҗмиев сүзләренчә, «Кави-Сәрвәр» операсының сәхнәдә куюлуы татар музыкасы тарихында уникаль вакыйга булып тора. «Яшь авторларның зур күләмле проектка алынулары һәм хакимият ярдәме белән аны Зур концертлар залында куюлары, әлбәттә, игътибарны җәлеп итә. Сәхнәдә куйганда да алар бары тик Татарстанда иҗат итүчеләрне генә чакырганнар. Операның уңышы нәрсәдә? Документаль фильм бу сорауларга җавап эзли», – диде ул.

«Кави-Сәрвәр» операсы язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны тәрҗемәче Сәрвәр Әдһамованың катлаулы тормышы хакында сөйли. 2022 елда опера «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында җиңү яулый һәм 2023 елның 11 февралендә Зур концертлар залында куела. Спектакль «Тантана» Республика театраль премиясе номинантлар исемлегенә керә.

Фильм презентациясендә композитор Миләүшә Хәйруллина, либретто авторы Айдар Әхмәдиев, куючы дирижер – Зур театр дирижеры Айрат Кашаев, куючы режиссер – «Әкият» театры сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев һәм документаль фильмның режиссеры Рәмис Нәҗмиев катнашачак.

Фикер алышуга операда катнашкан артистлар: Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Эльза Исламовлар, Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина, шулай ук Айсылу Нуруллина, Денис Хан-Баба, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Ирек Фәттахов һәм башкалар кушылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100