news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә мемориаль такта 30 августта ачыла

Истәлек тактасы Казан шәһәренең Зур Кызыл урамындагы 57б йортына куела.

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда язучы Кави Нәҗми һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә мемориаль такта 30 август көнне ачылачак.

«Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмовага үзләре яшәгән йортта — Казан шәһәренең Зур Кызыл урамындагы 57б йортына мемориаль такта куела», — дип хәбәр итә Татарстан язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Истәлек тактасын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot