news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кассир “Сбербанк”тан 220 мең сум акча урлаган

Дүрт ай дәвамында банк бүлегендә эшләүче хатын-кыз банкомат кассеталарындагы купюраларны алып барган.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда кассир үзе эшләгән банктан 220 мең сум акча урлаган. Акчаларны ул банкомат кассеталарыннан алып барган. Бу хакта Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар-информ”га шәхси чыганакларыннан билгеле булганча, бу хәл “Сбербанк”ның Чуйков урамындагы бүлекчәсендә булган.

Банкның куркынычсызлык хезмәткәрләре полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар ревизия вакытында зур суммада акча җитмәүне ачыклануы турында сөйләгәннәр.

Әлеге факт буенча “Урлау” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Тикшерү барышында хокук сакчылары урлауга банктагы бер кассирның катнашы барлыгын ачыклаганнар. Апрель аеннан июль аена кадәр 28 яшьлек хатын-кыз банкомат кассеталарыннан купюралар урлаган.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot