Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда каршы як полоса буйлап артка таба барган 82 яшьлек машина йөртүчесен тапканнар
Казанда Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре социаль челтәрләрдәге видеодан соң 82 яшьлек машина йөртүчене җаваплылыкка тарткан. Видеода «Лада Гранта» машинасының каршы як хәрәкәт полосасы буйлап артка таба баруы күренә.
Бу хәл 18 мартта Минск урамындагы 12 нче йорт янында булган. Хокук бозучы 82 яшьлек ир булып чыга.
Машина йөртүчегә каршы як полосага чыккан өчен һәм юл билгеләре таләпләрен бозган өчен ике административ беркетмә төзелде.
Материаллар судка җибәрелде. Машина йөртүчегә штраф яки машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итү яный ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз