news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда каршеринг машинасы коймага бәрелгән, өч кеше җитди тән җәрәхәтләре алган

Юл һәлакәте төнге өчләр тирәсендә Ершов урамында булган.

Казанда каршеринг машинасы коймага бәрелгән, өч кеше җитди тән җәрәхәтләре алган
соцсети

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казанда каршеринг автомобиле кирпеч коймага бәрелү нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм ике пассажир җитди тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә төнге өчләр тирәсендә Ершов урамында арендага алынган «Фольксваген» автомобиленең йөртүчесе, зур тизлектә хәрәкәт итү сәбәпле идарәсен югалтып, кирпеч коймага килеп сыланган.

Нәтиҗәдә, чит ил машинасының шоферы, шулай ук ике пассажиры (23 яшьлек кыз һәм 19 яшьлек егет) төрле тән җәрәхәтләре алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot