news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өч автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Бүген Казанның 10нчы микрорайонында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.

«Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, беренче мәгълүматлар буенча, «Лада» йөртүчесе төп юлдан бара торган каршеринг автомобиленә юл бирмәгән, шуннан соң ул йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән «Лада» йөртүчесен хастаханәгә салганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100