news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Карга боткасы» бәйрәме узачак

19 апрель көнне «Туган Авылым» комплексында (Туфан Миңнуллин урамы, 14/56 йорт) «Карга боткасы» бәйрәме оештырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйрәм балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруга, борынгы гореф-гадәтләргә, канатлы дусларыбызга, туган ягыбыз табигатенә сакчыл, кайгыртучан караш, ихтирамлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Башлана 10.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100