news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кардиологларның илкүләм конгрессы ачылды

Чарада 5 меңгә якын кеше катнаша

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия илкүләм кардиологлар конгрессы үз эшен башлап җибәрде. Аның тантаналы төстә ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Әйтергә кирәк, 24-26 нчы сентябрь көннәрендә уза торган бу форум Россиянең төрле төбәкләреннән кардиология өлкәсендә шөгыльләнүче 5 меңгә якын белгечне, шул исәптән Россия һәм чит илләрнең атаклы кардиологларын, үзенә җыйган.

Россия кардиологлары җәмгыяте президенты, РФА академигы Евгений Шляхто конгрессны төрле өлкәләрдәге казанышлары белән дан тоткан Казан шәһәрендә ачып җибәрүнең үзе өчен зур мәртәбә булуын билгеләп узды. “Татарстан җире кардиология һәм кардиохирургия мәктәбе белән данлыклы. Шуңа күрә чираттагы конгрессны кайда уздырырга дигән сорау килеп тугач, һичшиксез, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң, Казанда үткәрелергә тиеш дигән фикер туды”, - дип ассызыклады Евгений Шляхто. Ул РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың сәламләвен җиткерде. Евгений Шляхто Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Дәүләт Советы Рәисенә, ТР сәламәтлек саклау министрына әлеге конгрессы оештыруда теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен ирештерде.

Фәрит Мөхәммәтшин конгресста катнашучыларга мөрәҗәгатендә бүгенге көн медицинасында йөрәк-тамыр авыруларына каршы көрәш мәсьәләләренең гаять актуаль һәм мөһим булуын билгеләп узды. “Безнең ил өчен кардиология мәсьәләләре демографик вәзгыять белән тыгыз бәйләнгән. Кан әйләнеше системасы авыруларыннан югары үлем дәрәҗәсе күп кенә илләр өчен афәт булуы сер түгел, Россия дә искәрмә түгел. Шуңа күрә кардиологларның бүгенге илкүләм конгрессы - медицина фәненең алдагы үсеше өчен әһәмиятле вакыйга”, - дип белдерде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү буенча ике ел дәвамында гамәлгә ашырылган программага федераль һәм республика казналарыннан 11 млрд сумга якын акча сарыф ителгәнен әйтеп узды. Ул Татарстанда сәламәтлек саклау тармагына җитди игътибар юнәлтелүен, авыл җирлекләрендә фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелеше колач җәюен билгеләп үтте.

Алга таба Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Президентының кардиологлар корылтаенда катнашучыларга юлланган сәламләвен җиткерде.

Конгресс үз эшен 26 нчы сентябрьгә кадәр дәвам иттерәчәк. Аның кысаларында күп санлы симпозиумнар, секция утырышлары каралган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100