news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда каравылчы будкасында ир-ат янып үлгән

Янгын 9 ноябрьдә төнлә Казанның Юдино бистәсендә булган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Юдино бистәсендә автостоянкада  урнашкан каравылчы будкасында бер ир-ат янып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

9 ноябрьдә Юдинодагы Тимер юлчылар урамында янгын чыккан. Бу турыда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына хәбәр иткәннәр. Һәлакәт урынына 60 нчы номерлы янгын сүндер-коткару часте хезмәткәрләре барган. 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә автостоянкада урнашкан каравылчы будкасын янгын тулысынча чорнап алган. Янгынның якында гына торган чит ил машинасына күчү куркынычы булган.

Утны тиз арада сүндергәннәр. Будка эчендә идәндә ир-ат мәете табылган. Аның шәхесе һәм янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot