news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда карантинга ябылган мәктәпләр кимегән

Казанда карантинга ябылган мәктәпләр кимегән

(Казан, 2 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан буенча авырулар күләме эпидемия бусагасыннан 18 процентка артык. Әмма февральнең соңгы атнасында алдагы атна белән чагыштырганда авыручылар саны 6 процентка кимегән.

ТР Дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге мәгълүматлары буенча, бер атнада кискен сулыш алу органнары авыруларының 22232 очрагы теркәлгән, аларның 3338ен грипп тәшкил итә. Грипп белән авыручыларның күбесе Чаллы (1179 кеше), Казан (988) һәм Түбән Камада (477) билгеләнгән. Бу кышта Алабуга, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски һәм Зәйдә дә авыручылар саны шактый булган. Авыручыларның яртыдан артыгы - балалар (11551 кеше), аларның 1358енә грипп диагнозы куелган. Республиканың аерым шәһәр һәм районнарында авыручылар саны элеккечә эпидемия бусагасыннан артык. Шул рәвешле, ул Чаллыда 54,5 процентка, Алабугада - 44,1 процент, Лениногорскида - 42,3, Зәй районында - 33,2, Казанда - 10,1, Бөгелмәдә - 5,6 процентка артык. Татарстан башкаласында 1 мартта 10 мәктәп карантинга ябылган, бу алдагы атна белән чагыштырганда өчкә азрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot