news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Кара пулат” опера-риваятенең премьерасы тәкъдим ителә

Әсәргә кергән вакыйга Болгар җирендә булган, имеш...

 (Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Киләсе елның 20,21,22 гыйнвар көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Эльмир Низамов музыкасы, Ренат Харис либреттосы буенча куелган “Кара пулат” опера-риваятенең премьерасы күрсәтелә, дип хәбәр итә әлеге театрның матбугат хезмәтеннән Рузалия Тимербаева.

Операның нигезендә - Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять.

Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын сатмый. Тик, шулчак, кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый...

Янгын тәмам... Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак киемнән хан кызы пәйда була...

Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.

“Кара пулат” опера-риваятенең режиссеры - Георгий Ковтун, костюмнар буенча рәссамы - Әсәл Исмәгыйлева, сәхнә бизәлеше - Владимир Самохин, хормейстеры - Алия Хәмзина, Динә Венедиктова (хор), концертмейстеры - Екатерина Горбунова. Солистлар: Гөлнара Гатина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Зөфәр Харисов, Денис Ханбаба. Хор артистлары: Дина Венедиктова, Ләйсән Дәүләтшина, Лилит Ёлчян, Эльвира Титова, Гүзәл Камалова, Илсөяр Низамиева, Илнур Байназаров, Илгиз Мөхетдинов, Иван Савиных, Руслан Хәбибуллин, Дмитрий Дорофеев, Илья Казаков.

Әсәр ТР Мәдәният министрлыгы, “Яңарыш” Республика фонды, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры ярдәмендә куела.

Искәртеп үтәбез: Кара пулат — Болгардагы XIV гасыр урталарында төзелгән бина. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән. Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны булган. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хөкем ителгән кешеләрне ябып тотканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot