news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кар яварга мөмкин

Татарстан башкаласында бу атна ахырында җылытачак.

Казанда кар яварга мөмкин
Михаил Захаров

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда һава шартлары начарланырга һәм кар яварга мөмкин. Бу турыда бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Циклонның атмосфера фронты белән көньяктан чыгуы көтелә. Самара өлкәсендә кар ява, моңа да әзер булырга кирәк. Атмосфера басымының югары булуы күзәтелә. Кыска вакытлы циклон якынлаша, ул көнчыгышка китәчәк. Аннары антициклон йогынтысында булачакбыз. Пәнҗешәмбедән башлап, төнлә һава температурасы нульдән түбән булачак, ә көндез җылытачак», — диде ул.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, сишәмбе төнендә Казанда 11,6 мм кар явуы көтелә, һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк. 24 мартта көндез Татарстан башкаласында 2 градус җылы һәм карлы яңгыр явуы көтелә.

26 мартта көннәр җылына башлый. Көндез һава температурасы +7 градус булыр, дип көтелә. Якшәмбе, 29 мартта, көндез һава температурасының +11 градуска кадәр күтәрелүе фаразлана.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100