news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кар катламының биеклеге гыйнвар максимумына җиткән

Узган якшәмбедә шәһәрдә 10,1 миллиметр күләмендә явым-төшем булган.

Казанда кар катламының биеклеге гыйнвар максимумына җиткән
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүгенге көндә Казанда кар катламының биеклеге КФУ метеостанциясендә 45 сантиметрга җиткән, бу гадәти елларга караганда ике тапкыр артыграк. КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«КФУ метеостанциясендә кар катламының биеклеге 45 сантиметр тәшкил итә, бу – рекордлы күрсәткеч. Гадәттә, шәһәрдә кар катламының мондый биеклеге февраль ахырында була», - диде ул.

Шәһәрдә 10 гыйнварга кар катламының уртача биеклеге норма буенча 19 сантиметр тәшкил итә. Чынлыкта ул якшәмбе дулаган буран аркасында ике мәртәбә артыграк, ул көнне шәһәрдә 10,1 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелде. Шәһәрдә бу көнне иң биек кар катламы 1962 елда булган, ул чагында аның биеклеге 49 сантиметрга җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100