news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кар көрәүдә комачаулап теләсә кая куеп калдырылган автомобильләр проблемасын хәзер үк хәл итмәкчеләр

Шәһәр мэриясендә шул хакта сүз булды

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның ТКХ мәсьәләсендә кышкы сезонга әзерлеге турында бүген шәһәр Башкарма комитетында башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә сүз булып, шул хакта хисап тоткан ТКХ комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин проблемаларга тукталды. Аның сүзләренчә, ишегалларыннан кар көрәүдә теләсә кая, хәтта кварталга керү юлларында, тротуарлар буйлап, шушы җәяүлеләр юлы өстендә, подъезд төпләрендә, яшеллек зоналарында ташлап калдырылган автомобильләр комачаулый. Бу мәсьәлә көндез дә, төнлә дә актуальлеген саклый. Йортларга артык якын куелганнарына исә югарыдан кар чистартканда кар һәм боз төшү ихтималы зур. Шуңа күрә, кар яуганчы ук, контрольлек итү органнары муниципаль кагыйдәләр таләпләре буенча тәртип урнаштырсын иде, дип мөрәҗәгать итте комитет рәисе киңәшмәдә. Соңыннан журналистларга аңлатма биреп, бу очракта гаеплеләрне штрафка тарту кебек чаралар каралган, дип аңлатты ул.

Шулай ук түбәләрдән, балкон козырекларыннан кар чистартуда үз кыенлыклары бар, ә авыш түбәләр башкалада 2 меңнән артык исәпләнә. Мисалга, узган кышта боз хасил булмасын өчен эксперимент рәвешендә түбәләрдә “Ледтай” ысулы буенча реагент сиптергеч система сыналган иде, әмма ул реагентны күп бетерә һәм бөтен түбәгә дә ярашлы түгел, дип саный И.Гыйниятуллин. Шул рәвешле, элеккеге кышлардагы кебек, түбәләрдән кар көрәүдә махсус өйрәтелгән альпинистлар җәлеп ителәчәк. Соңгы 3 елда шәһәрдә 565 йорт түбәсе капиталь төзекләндерелгән, шул исәптән 358 авыш түбә, ә агымдагы ремонтланганнарын санап, барлыгы 1,6 меңләп түбә төзекләндерелгән. Ләкин бу ремонт таләп ителгәннәрнең 35-40 проценты гына.

Балкон түбәләрендә кар өемнәре хасил булып, читләренә кадәр өелү проблемасы һәр кышны калкып чыга. Балкон түбәләренең күпчелеге законсыз куелган, шуңа күрә айлык түләү хисабына аларны чистарту кертелмәгән: балкон түбәләрен хуҗалар үзләре кайгыртырга тиеш, дип, И.Гыйниятуллин бу хезмәтне идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итеп, яллап башкартырга киңәш итә. “Чөнки үтеп барган кешегә яки транспорт чарасына козыректан кар килеп төшсә, компенсацияне фатир хуҗасына түләргә туры килә”, - дип кисәтә ТКХ комитеты башлыгы.

Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин, шәһәрдә меңләгән балкон түбәсе законсыз эшләнгән, аларның хуҗалары белән дә эшне кар яуганчы ук башларга кирәк, дип йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100