news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда кар җитмәү сәбәпле, туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган

Татарстан башкаласында туфракның тирән катламнары туңу киләсе елга көчле язгы ташуга китерергә мөмкин.

Казанда кар җитмәү сәбәпле, туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Кышның беренче ае гына тәмамлана. Узган ел күрсәткечләре буенча быел Казанда туфрак дүрт тапкыр тирәнрәк туңган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер кар аз, туфрак бик нык туңган. Узган ел туфрак кыш буена 10 см чамасы туңган иде, ә хәзер — 40 см. Кар күп яуса, ә язын температура күтәрелгән һәм яңгыр яуган очракта ташу булачак», — дип аңлатты ул.

Галим сүзләренчә, якын арада Татарстанга көнбатыш циклоны киләчәк һәм кар явачак. Яңа ел төнендә Казанда кар явуы көтелә. Шул ук вакытта температура фоны сизелерлек күтәреләчәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot