news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кар чистартуда ярдәм турында кайнар элемтә эшен озайттылар

Казанда кар чистартуда ярдәм турында кайнар элемтә эшен озайттылар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан башкаласы бистәләрендә яшәүче ялгыз өлкән кешеләргә кар чистартуда ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Игелекле Казан» кайнар элемтә эше озайтылды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Шалтыратулар бүген 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 8 (843) 558-74-18 телефоны буенча кабул ителә.

«Мисал өчен, кичә ишекне ача алмаган өлкәннәргә ярдәм итә алдык, чөнки кар көрте юлны каплаган», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

Шуңа бәйле рәвештә, барлык бистәләрдә хәл катлаулы булу сәбәпле, шәһәр хакимияте «ялгыз өлкәннәр өчен» кайнар элемтәне калдырырга сорый.

«Бу көннәрдә соңгы 5 елда иң күп кар яуды, көндезге сәгать 2дән соң тагын да күбрәк явым-төшем көтелә», - дип билгеләп үттеләр мэриядә.

Шуңа күрә шәһәр администрациясе казанлыларга хәлне аңлап карарга, хезмәтләргә эшләргә вакыт бирергә, мөмкин булганча, күршеләрнең хәлен белергә, үзләрен сакларга киңәш итә.

  • Татарстан башкаласында игълан ителгән «Буран» планы 22 гыйнварга кадәр озайтылды. Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 17 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр шәһәрдә 29 миллиметр явым-төшем булган, бу айлык норманың 63 процентын тәшкил итә.
  • Бу көннәрдә Казан юлларын кардан чистартырга тәүлегенә уртача 1054 машина чыга. Шул ук вакытта магистраль һәм ярдәмче юлларны, квартал эчендәге юлларны, шул исәптән торак массивларын, тукталышларны һәм тротуарларны чистартуга аерым игътибар бирелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100