news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда капиталь ремонттан соң 1 нче балалар поликлиникасы филиалы ачылды

Ремонттан соң филиалда педиатрлар бүлмәсе ике смена эшли башлады.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда капиталь ремонттан соң 1 нче балалар поликлиникасы филиалы ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүген медицина учреждениесе Казанның Идел буе районында яшәүче 20 467 балага хезмәт күрсәтә.

Төзекләндерү эшләре 15 миллион 410 мең сумга төшкән. Санитария бүлмәләре, бәдрәфләр, процедура, прививка ясау бүлмәләре, лаборатория һәм регистратура модернизацияләнгән. Бинада электр үткәргечләрне, тәрәзәләрне, ишекләрне, вентеляция, кондиционер һәм башкаларны алыштырганнар.

Ремонттан соң филиалда педиатр бүлмәләре ике смена эшли башлады, ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм “сәламәт балачак” бүлмәләре ачылды. 

Яңартылган медицина учреждениесендә бүген ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин булды. Ул поликлиника коллективы белән очрашты, нәни пациентларның әти-әниләре белән аралашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100