news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда капиталь ремонт эшләренең 70 процентка якыны инде үтәлгән

Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 204 йортта 1,78 млрд. сумлык эш башкарылырга тиеш

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел Казанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 204 йортта 1,78 млрд. сумлык эш башкарылырга тиеш дип планга кертелгән иде. Шулардан бүгенгә 13ендә төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән, Совет районындагы түбәләре ремонтлана торган 2 йорт (Даурия ур., 40 һәм Гадел Кутуй ур., 5) буенча кулланылышка рөхсәт документлары имзаланган. Җыеп кына әйткәндә, программа планында каралганнарның, чынлыкта, 70 процентка якыны инде үтәлгән һәм барлыгы 1,23 млрд. сумлык эш башкарылган.

Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Алексей Фролов биргән әлеге мәгълүматлар буенча, Техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан 558 млн. сумлык эш башкарылганга актлар имзаланган, Дәүләт торак инспекциясендә - 388 млн. сумлыкка, ләкин башкарылган эшләргә актлар төзү эшен тизләтү кирәк.

Идарәче оешмалар хисапларына 1,19 млрд. сум акча күчерелгән, моңа РФ бюджетыннан 653,9 млн. сумга якын, ТР бюджетыннан 203,6 млн. тирәсе, муниципаль берәмлекнең 145,9 млн. сумы һәм торак милекчеләреннән (халыктан) җыелган 187,4 млн. сум күләмендә акча керә – бу программа планының 67 процентын тәшкил итә. Подрядчылар хисабына исә программада каралганның 37 проценты күләмендә аванс, төгәлрәге, 657,53 млн. сум акча күчерелгән.

Хәзерге вакытта Казанда хисап приборлары урнаштыру программасы буенча күп фатирлы 349 йорт белән килешү төзелгән, шуларның 26сында алар куелган, 323ендә эш әле дәвам иттерелә.

ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе белән идарәче оешмалар планлаштырылган 4465 йорттан 3519ына хезмәт күрсәтү буенча килешү төзегән, шулардан 2821е идарәче компания карамагында булса, 1644е белән торак милекчеләре ширкәте һәм торак-төзелеш кооперативы идарә итә. Идарәче оешмалар ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсенә, подряд оешмаларга аванс бирү өчен, торак милекчеләре өлешенең 30 процентын күчерә, хәзерге вакытта 234 млн. сум күләмендә акча шул максатка тотылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot