news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «КАМАЗ» машинасы велосипедчыны таптатып үтергән

Велосипедчының шәхесе ачыклана.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанның Оренбург трактында «КАМАЗ» машинасы велосипедчыны таптатып үтергән.

«Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте бүген Танк боҗрасында көндезге сәгать бер тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, велосипедчы «Бәхетле» супермаркеты янында Оренбург трактына борылмакчы булган.

Велосипедчының шәхесе ачыклана. Карап торышка ир-атка 45—50 яшь.

news_right_1
news_right_2
news_bot