news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «КАМАЗ» автомобиле «зебра»да юлга йөгереп чыккан егетне бәрдергән

Юл һәлакәте бүген иртән Тихорецк һәм Крутовская урамнары чатында булган.

Казанда «КАМАЗ» автомобиле «зебра»да юлга йөгереп чыккан егетне бәрдергән
Елена Саляхова

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Казанда «КАМАЗ» автомобиле «зебра»да юл читендә туктаган автобус аркасында юлга йөгереп чыккан егетне бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Бүген Тихорецк һәм Крутовская урамнары чатында «КАМАЗ» автомобиленең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән һәм бер егетне бәрдергән», - дип белдерделәр агентлыкка шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, егет юл читендә туктаган автобус аркасында юлга йөгереп чыккан һәм йөк машинасы шоферы кинәт пәйда булган җәяүлене абайламый калган.

20-25 яшьләр тирәсендәге егетне ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә алып киткәннәр. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot