Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Камалиев проспектындагы төзелә торган йортта чыккан янгын сүндерелгән
Зыян күрүчеләр юк
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре Казанда Камалиев проспектындагы төзелә торган йортта чыккан янгынны сүндергән.
“Янгын сүндерүдә 3 янгын машинасы һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 15 хезмәткәре катнашты. Янгын 80 кв метр мәйданга зыян китергән. Зыян күрүчеләр юк. Хәзер һәлакәт урынында янгын чыгу сәбәпләрен тикшерәләр”, - дип белдерделәр “Татар-информ” МА на Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Искәртеп узабыз, элек төзелә торган йортның беренче катында полиэтилен торбалар яна, шул сәбәпле, Азино микрорайонында - кара төтен. Янгын турындагы хәбәр 14.37 сәгатьтә килде, дип хәбәр ителгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз