news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Камал театрының яңа бинасы 20 гыйнварда ачыла

Казанда Камал театрының яңа бинасы 20 гыйнварда ачыла
Фото: © «Татар-информ»

20 гыйнварда Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасын ачу тантанасы булачак. Шуннан соң монда Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы уза. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коллегиядә катнашучылар 2024 елга эшкә йомгак ясаячак һәм яңа чорга бурычлар билгеләячәк. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot