news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Камал мәктәбе" ачылачак

Оештыручылар әлеге проект кысаларында легендар татар спектакльләрен лекторий форматында тәкъдим итәчәк.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Камал театрында «Камал мәктәбе» проекты старт алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар әлеге проект кысаларында легендар татар спектакльләрен лекторий форматында тәкъдим итәчәк.

Яңа проектның максаты - тамашачыларны театр сәнгате дөньясына җәлеп итү.

«Камал мәктәбе» 26 гыйнварда ачылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot