Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Камал исемендәге театр» тукталышының исемен «Иске Татар бистәсе» дип үзгәрттеләр
19 ноябрьдә Казан үзәгендә урнашкан «Галиәсгар Камал исемендәге театр» җәмәгать транспорты тукталышына яңа исем бирелә – «Иске Татар бистәсе». Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу карар театр Һади Такташ урамындагы яңа бинага күчү белән бәйле. Шәһәрнең Транспорт комитетында билгеләп үтүләренчә, яңа исем тукталышның тарихи район янында фактик урнашуына туры килә һәм шәһәр халкы һәм туристлар өчен навигацияне гадиләштерергә ярдәм итәчәк.
Үзгәреш 18 автобус маршрутына – 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 23, 30, 31, 35, 35а, 47, 54, 56, 71, 72, 74, 91 номерлы автобусларга, шулай ук 3, 5 һәм 7 номерлы троллейбусларга кагылачак. Транспорт предприятиеләре электрон һәм стационар таблоларны үзгәртә һәм автоинформаторларны яңадан яздыра башлаган.
Мэриядә ассызыклауларынча, үзгәрешләр җәмәгать транспортының расписаниесенә тәэсир итмәячәк. Шәһәр халкына сәфәрләр планлаштырганда тукталышның исеме үзгәрүен исәпкә алырга киңәш иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз