news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Калуга табиблары рәсми визит кыла

Бүген Казанда Калуга өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиллеге рәсми визит кыла

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда Калуга өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиллеге рәсми визит кыла. Министр Юрий Кондратьев җитәкчелегендәге вәкиллек составына Калуга өлкә хастаханәсе Александр Ругин, өлкә хастаханәсе хирургия буенча баш табиб урынбасары Анатолий Шкуро һәм өлкә балалар хастаханәсе баш табибы Виктор Михайлов та килгәннәр иде.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген һәм иртәгә кунаклар Республика клиник хастаханәсе, югары медицина технологияләре буенча белгечләрне әзерләү Үзәге, Төбәкара клиника-диагностика үзәге, Казандагы ветераннар өчен Госпиталь, ашыгыч медицина ярдәме станциясе, мәҗбүри медицина иминияте Фонды эше белән танышыр дип көтелә. Аннан соң кунакларны сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов кабул итәчәк дип көтелә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100