Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак
31 мартта Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Концерт үзендә төрле иҗат юнәлешләрен берләштерәчәк, биредә яшь сәнгать эшлеклеләре – җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр һәм биючеләр катнашуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
«Калеб» проектларының оештыручысы, «Калеб. Яңа сулыш» концерты кураторы Лилия Гәрәева сүзләренчә, проект төрле сәнгать жанрларын үз эченә алачак.
«Иҗатчыларыбызга килгәндә – биредә «Калеб»тә катнашкан яшь иҗатчылар да, һәм әлегә тамашачыларга билгеле булмаган исемнәр дә булачак. Концертта хореографик чыгышлар да көтелә. Беренче тапкыр композитор Айдар Ниязов, һәм балерина Камилә Галиева әзерләгән моно-балеттан өзек күрсәтеләчәк. Икенче тандем – актриса Альбина Ногманова һәм композитор Айдар Габдерәхимов тарафыннан иҗат ителгән пластик күренеш. Әлеге әсәрдән шулай ук өзек күрсәтеләчәк», – дип сөйләде Лилия Гәрәева.
Концерт кысаларында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы фойесында рәссамнар күргәзмәсе дә оештырылачак. Бу «Калеб. Яңа сулыш» проекты колачлаган тагын бер юнәлеш.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Концертта җырчылар – Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Рамил Айметдинов, Илинә Сафина, Тимур Мусин, Илүзә Вәлиуллина һәм башкалар катнашуы көтелә. Шагыйрьләр – Дания Нәгыйм, Гүзәл Закирова, Айгөл Хәбибрахманова, Адилә Әхмәтҗанова, Азат Вәлиев, Рузалия Шакирова, Зөләйха Камалова. Композиторлар –Айдар Габдерәхимов, Айдар Ниязов, Рузия Кәлимуллина, Рината Корнилова һәм Фәрһәд Бәхтияри әсәрләре яңгыраячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз