news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кайчан кар катламы барлыкка килүе билгеле

Бүген иртән Казанда беренче кар яуды, ул озак тормады, шунда ук эреп бетте. Кар катламы кайчан булачагы турында «Татар-информ»га география фәннәре докторы, КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«КФУ метеостанциясендә иртән минималь температура +1,1 градус тәшкил итте. Без циклонның арткы өлешендә булганлыктан, аз гына кар яуды», – диде ул.

Переведенцев сүзләренчә, Татарстан башкаласында төнге температура минус билгесе белән булачак. Норманың тәүлеклек уртача температурасы хәзер 3 градус тәшкил итә. Ноябрь башында шәһәрдә тәүлеклек уртача температура минус билгесе белән булачак.

«27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр кар катламы барлыкка килергә мөмкин. 19-21 ноябрьдә, тәүлеклек уртача температура -5 градус билгесе аша үткәннән соң, тотрыклы кар катламы ятачак», – дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100