news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кайбыч мәдәнияте көнен уздырдылар

23 сентябрьдә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Кайбыч районы мәдәнияте көне узды.

Конкурсның матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә кунакларны районда яшәүче өч халык вәкилләре — татарлар, руслар һәм чувашлар каршы алган. Күргәзмәнең үзәге һәм бизәге Кайбыч районы бренды — «Кичке уен» халык иҗаты фестивале булды. Монда ук татар, чуваш, рус һәм керәшен халкының үзенчәлекле милли ризыклары тәкъдим ителгән иде.

Биредә үк район китапханәсе әзерләгән «Кайбыч районының күренекле шәхесләре» күргәзмәсе дә оештырылды.

Алар арасында татар мәгърифәтчесе, Уральскидагы «Мотыйгия» мәдрәсәсенә нигез салучы Мотыйгулла Төхвәтуллин, язучы Зариф Бәшири, шагыйрь һәм тәрҗемәче Әбрар Сәгыйди, туган якны өйрәнүче, Татарстан Гербы идеясе авторы Назыйм Ханзафаров, композитор, Казахстанның халык артисты, Казахстан ССР гимнына музыка авторларының берсе Латыйф Хәмиди, Татар курчак театрына нигез салучыларның берсе Фуат Таиров, Татарстанның халык театры артисты Лидия Әхмәтова, Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм башкалар бар.

Монда ук Камил Мотыйгыйның бертуган апасы Галия Кайбицкая исемендәге музей экспозициясе дә тәкъдим ителгән. Опера җырчысы, Татарстан АССРның беренче халык артисты исемендәге музей Олы Кайбыч авылында 1998 елда ачыла.

Гаилә елы кысаларында бәйрәм кунакларын күп балалы үрнәк Гыйниятуллиннар гаиләсе белән таныштырдылар. Мәйданчыкта шулай ук «Тарихта без эзлебез» Республика фестиваль-конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары Гарәфетдиновлар, Бикчәнтәевлар-Баһавиевлар, Гарифуллиннар һәм Мышевларның шәҗәрәләре белән танышырга мөмкин иде.

Кайбыч районы мәдәнияте көннәре концерт белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100