news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда КАИ бинасы янындагы Ту-144 очкычын «яктырттылар»

Самолетның яктырту җайланмасы 2,6 миллион сумга төшкән.

Казанда КАИ бинасы янындагы Ту-144 очкычын «яктырттылар»
Михаил Захаров

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Лилия Чанышева). Казанда КАИ бинасы янындагы Ту-144 очкычын «яктырттылар». Вуз җитәкчелеге журналистларга яңа яктырту-динамик җайланма урнаштырылган, тышкы ягына реставрация ясалган, тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган самолетны тәкъдим итте.

КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, очкычтагы яктырту җайланмасының әлегә тугыз режимы (икесе — гадәти, җидесе – динамик) бар. Динамик режим яшел, зәңгәр һәм ак төсләрне берләштерә. Бу - зәңгәр күктә болытларны ярып очкан самолетны хәтерләтеп тора, дип искәртте ул.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100