news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда каһарман-шагыйрь Рәхим Саттарны искә алдылар

Чара шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган.

Казанда каһарман-шагыйрь Рәхим Саттарны искә алдылар
Салават Камалетдинов

Казанда Владимир Ленинның музей-йортында шагыйрь Рәхим Саттарны искә алу кичәсе узды. Чарада Рәхим Саттарның шигырьләреннән өзекләр яңгырады, аның тормыш юлы белән таныштырдылар.

Кичәдә шагыйрьнең оныгы – ТР Милли музееның тупланмалар буенча генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова да катнашты. Ул Саттаровлар нәселенең чыгышы белән Казаннан булуын әйтте.

«Революциягә кадәр алар Башкортстанга күчеп киткән. Бабайның әтисе белемле кеше булган. Гаиләдәге җиде бала да югары белем алган. Минем әти берничә ел югары уку йортына керә алмаган, чөнки ул әсирлеккә эләккән кешенең улы булган. Без үзебездә булган бөтен материалларны Милли музейга тапшырдык», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Рәхим Саттарның үлеме турында таныклык 60нчы елларда гына кайткан. Аңа кадәр Язучылар берлегенә шигырьләр җыентыгы кайткан булган.

Чараны оештыруда Салих Сәйдәшев музее да катнашкан. Музей җитәкчесе Эльвира Низаметдинова әйтүенчә, Рәхим Саттаров исеме киң даирәдә танылмаган.

«Без Муса Җәлил, Абдулла Алишны беләбез, башка геройларыбызны аз беләбез. Башка җәлилчеләрнең исемнәрен искәртәсе килде, милли геройларның дәрәҗәсен күтәрергә телибез. Рәхим Саттар – якташыбыз, герой, әмма киң җәмәгатьчелектә билгеле шәхес түгел», – диде ул.

Халыкара мөнәсәбәтләр институтының кафедра җитәкчесе, профессор Фәдбир Сафин Рәхим Саттарның улы – Ил Саттаров белән таныш булган. Ил Саттаров аны укыткан.

«Ул тыйнак иде, бервакытта да кешене тәнкыйтьләмәде. Аны студентлар ярата иде. бөтенесе белән уртак тел таба белде. Ул - талант, акыл иясе иде. Аның һәрвакыт үз фикере булды. Ул сыйфатлар әтисеннән күчкәндер. Рәхим Саттар - татар халкының горурлыгы, герое, әмма әлегә тулысы белән танылмаган», – диде ул.

  • Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) 1912 елның 15 августында Башкортстан Республикасының Чишмә районы Түбән Хаҗәт авылында туа. 1937 елда  гаиләсе белән Казанга күчеп килә.
  • «Кызыл яшьләр» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. 1941 елның җәендә Рәхим Саттар үзе теләп фронтка китә, десантчы була. 1942 елның маенда чолганышта калып, фашистлар кулына эләгә һәм, берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге хәрби әсирләр лагеренда булганнан соң, Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла.
  • Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша һәм озакламый Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган яшерен антифашистик оешманың ышанычлы вәкилләренең берсе була. Ул «Идел-Урал» легионында гитлерчыларга каршы листовкалар язуда һәм аларны бастырып таратуда актив катнаша. Соңыннан аны, хөкем итү өчен, кулга алырга тиеш булалар. Ләкин Рәхим Саттар 1943 елның июнь аенда лагерьдан кача һәм билгесез югала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100