Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда кагыйдә бозган "БМВ"ны тоткарлаганда, юл инспекторы һәлак булган
Узган төндә "БМВ"ны берничә экипаж тоткарларга тырышкан.
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Казанда кагыйдә бозган "БМВ"ны тоткарлаганда, юл инспекторы һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Төнлә ЮХИДИ экипажы юлда үзен дөрес тотмаган "БМВ"ны очраткан. Полиция аны тоткарларга тырышкан. Туктамаган машина артыннан берничә экипаж куа чыккан.
Декабристлар һәм Вологоградская урамнары чатында "БМВ" светофорның кызыл утына чыгып киткән, каршыга килә торган юл экипажы машинасына бәрелгән.
Патруль машинасында пассажир утыргычындагы 44 яшьлек инспектор бик каты имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Ул шунда вафат булган.
29 яшьлек икенче инспектор баш мие селкенеп, хастаханәгә озатылган.
Якынча мәгълүматлар буенча, "БМВ" йөртүчесе аек булмаган. 31 яшьлек машина йөртүче 2015 елда юл һәлакәте урынын ташлап киткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз