Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда кафеларга һәм кибетләргә төнлә тавышлы җайланмалар куллануны тыйдылар
Тавыш көчәйткеч җайланмаларны эш көннәрендә кичке уннан иртәнге алтыга кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке уннан иртәнге тугызга кадәр куллану тыела.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Татарстан башкаласы Башкарма комитеты шәһәр территориясендә стационар булмаган сезонлы сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру тәртибе турындагы карарга үзгәрешләр кертте.
Тиешле документ Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.
Хәзер рестораннарга һәм супермаркетларга техник тавыш җиһазларын һәм тавыш көчәйткеч җайланмаларны эш көннәрендә кичке уннан иртәнге алтыга кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке уннан иртәнге тугызга кадәр куллану тыела.
Моннан тыш, бу вакыт аралыгында җырларга, музыка уен коралларында уйнарга, кычкырырга, гомумән, шау-шулы гамәлләр кылырга ярамый.
Башка вакытта тавышның максималь дәрәҗәсе 70 децибелдән артмаска тиеш. Боерыкның үтәлешен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров контрольдә тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз