news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кабель зарарлану сәбәпле, Пушкин, Горький һәм Чехов урамнарында электр уты сүнгән

Казанның Пушкин, Горький, Чехов һәм Галактионов урамнарында берничә йортта электр энергиясе беткән. Биредә кабель зарарланган. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Эшчеләр проблеманы өч сәгатьтә хәл итәр дип көтелә.

«Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана. Хәзер анда авария бригадасы эшли һәм электр энергиясен якынча 3 сәгать дәвамында торгызырга исәплиләр», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100