news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кабаттан «Кино+Театр» проекты старт ала

5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Кино+Театр» проекты чаралары узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты 2019 елдан башлап уздырыла. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана».

«Мир» кинотеатры директоры Эдуард Ахмаев хәбәр иткәнчә, проект Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн…» әсәренә нигезләнгән «Мәңгелек буран» спектакле белән ачыла.

«Кино+Театр» проекты программасы:

5 ноябрь – «Мәңгелек буран» спектакле, режиссеры – И.Зәйниев;

12 ноябрь – «Мәхәббәт FM» комедиясе, режиссеры – И.Зәйниев;

19 ноябрь – балалар өчен күңелле, маҗаралы «Авыл эте Акбай» әкияте, режиссеры – Л.Әхмәтова;

26 ноябрь – «Бабайлар чуагы» лирик комедиясе, режиссеры – Ф.Бикчәнтәев;

3 декабрь – «Миркәй белән Айсылу», режиссеры – И.Зәйниев;

10 декабрь – «Сөясеңме сөймисеңме...» моңсу комедиясе, режиссеры – Р. Бариев.

Эдуард Ахмаев сүзләренчә, проект кысаларында спектакль видеоязмаларын күрсәткәннән соң, иҗади төркем белән очрашулар узачак. «Кино + Театр» проекты тамашачылар арасында, аеруча өлкән яшьтәгеләр арасында аеруча популяр», – дип билгеләп үтте «Мир» кинотеатры директоры.

«Кино+Театр» - театр һәм кино коллаборациясенең иң яраткан проектларыбызның берсе, без Камал театрының легендар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итәбез. Проект беренче көннәреннән үк тамашачылар мәхәббәтен яулады», - ди «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов фикеренчә, репертуардан төшерелгән спектакльләргә ихтыяҗ зур.

«Кино+Театр» проекты тамашачыларга кабаттан легендар спектакльләрне карау мөмкинлеге бирә. Техник сәбәпләр белән бәйле рәвештә без күпчелек спектакльләрне республика районнарына һәм хәтта Мәскәүгә дә чыгара алмыйбыз. Аннан Казанга килеп, безнең спектакльләрне карау кемнәр өчендер хыял булып кала бирә. Махсус шуның өчен «Кино+театр» проектын уйлап таптык», – ди ул.

Спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә. Чара һәр якшәмбе 12 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100