news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Кабан күле яр буенда әдәбият турында әңгәмәләр башлана

Казанда Кабан күле яр буенда әдәбият турында әңгәмәләр узачак. Бу турыда оештыручылар социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Беренче очрашу 10 июньдә Мәрҗани һәйкәле янында була. Чара мөһаҗирлек әдәбияты турында сөйләшүдән башлана. «Татарлар газета-журналларны үзләре яшәгән бөтен җирдә дә ничек бастырганнар? Онытылган һәм тыелган исемнәр ничек әйләнеп кайткан? Хәзерге көндә татар телендә эмигрантлык әдәбиятын тудыручы бармы?»  - 
Бу һәм башка сораулар турында беренче ачык әңгәмәдә фикер алышачаклар.

Дискуссия катнашучылары – шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, тәрҗемәче, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин, тәрҗемәче, мөхәррир, әдәбият укытучысы Эльза Нәбиуллина.
 
Әңгәмәләр сериясе Татар китабы йорты, Ачык университет, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештырыла.

Чара барышында Кабан күле буенда Татар китабы йортының күчмә китапханәсе эшләячәк.

Керү ирекле. Сылтама буенча теркәлү сорала.18.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100