news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Кабан күле турында аудиоспектакль чыгачак

Казанда шәһәр халкыннан җыелган хикәяләр нигезендә Кабан күле турында аудиоспектакль булдырачаклар. Хикәяне 1 августка кадәр җибәрергә мөмкин.

Казанлылар үз тарихларын да, ата-аналары, әби-бабаларыныкын да сөйли ала. Вакыйгаларның вакыты һәм хикәяләр темасы мөһим түгел – бу берничә дистә ел элек ясалган күзәтү яки кичә булган танышлык булырга мөмкин. Тарихны сылтама буенча кабул итәләр.

Аудиоспектакльне Кабан күле яр буе кураторы Ксения Шачнева һәм режиссер, драматург Динә Сафина иҗат итәчәк, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot