news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Кабан күле буенда рус халык биюләрен өйрәтәчәкләр

Казанда Кабан күле буенда рус халык биюләрен өйрәтәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген, 23 июльдә, 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театр амфитеатрында «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында рус халык биюе буенча бушлай остаханә оештырыла. Чара, Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан, Идел буе халыклары биюләренә багышланган очрашуларның дәвамы булачак.

Катнашучыларны бай программа көтә: әйлән-бәйлән, рус биюе хәрәкәтләрен өйрәтү остаханәсе һәм егетләр арасында бию бәйгесе. Кичәнең кабатланмас һәм көтелгән мәртәбәле кунаклары — тамашачылар мәхәббәтен яулаган моңлы җырчы Айдар Рәкипов һәм кабатланмас тавышлы, күңелләрне җилкетүче «Красная горка» фольклор ансамбле булачак, дип хәбәр иттеләр Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Чара тамашачыларын телевидение тапшырулары алып баручысы Рузаль Әхмәдиев һәм проект кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова каршы алачак. Бию серләренә Рафаэль Мустяков белән Алия Төхбәтуллина өйрәтәчәк, ә кичәне Татарстанның Фольклор музыкасы ансамбле артисты Гадел Җәләлиев һәм күп уен коралларында уйнаучы Айдар Әбдрахимов музыкаль яктан бизәячәк.

Тамашага килү, карау һәм рәхәтләнеп биеп, күңел ачу бушлай.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының алтынчы сезонын «Бию көрәше» турниры йомгаклаячак. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 10 августка кадәр кабул итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot