Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Кабан күле буенда һәм Юнысов мәйданында никах теркәргә рөхсәт иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда яшәүчеләр өч яңа локациядә тантаналы шартларда никахларын терки алачак. ТР башкаласы Башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шулай диелә.
Хәзер тантананы «Иске шәһәр» префектурасының Түбән Кабан күле буе, Юнысов мәйданы һәм Зәйни Солтан скверы территорияләрендә үткәрергә мөмкин.
Шулай ук «Казан» милли-мәдәни үзәге исемлектән төшеп калган. Документ коррупциягә каршы экспертиза узган вакытта, шәһәрнең ЗАГС идарәсендә бинада Татарстан Милли китапханәсе урнашуы турында әйттеләр. Ул муниципаль объект түгел һәм республика учреждениеләре исемлегенә кертелгән.
«Шунысын да өстик, хәзерге вакытта Милли китапханәдә никахны күчмә теркәү мөмкинлеге турындагы мәсьәлә хәл ителә. Әмма тиешле карарны ТР Мәдәният министрлыгы кабул итәчәк», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз