Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Кабан күле яр буенда татарча сөйләм клубында очрашулар башлана
Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен бушлай дәресләр һәр пәнҗешәмбе саен 19:00 сәгатьтә булачак.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Кабан күле яры буенда атна саен уза торган татарча сөйләм клубы эшли башлый. Бу хакта яр буеның рәсми Instagram-аккаунтында хәбәр иттеләр.
«Очрашуга татар телен төрле дәрәҗәдә белгән һәркем килә ала. Бу очрашуда грамматика осталыгы таләп ителми», — диелә хәбәрдә.
Очрашулар катнашучыларга тел киртәләрен җиңәргә, фикерләрне татар телендә дөрес формалаштырырга өйрәнергә һәм тел мохитенә кереп китәргә ярдәм итәчәк.
Дәресләр һәр пәнҗешәмбе саен 19:00 сәгатьтә узачак. Очрашу урыны — Сәлимҗанов урамындагы «Алтын» кибетеннән җәяүлеләр юлы янәшәсендәге тал буендагы кызыл эскәмияләр. Сылтама аша кереп теркәлү узарга кирәк.
Кабан күле ярында даими рәвештә йога дәресләре дә уза. Укытучы белән тренировкалар түләүсез оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз